Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 март 2020, 17:31

Мәскәүдә коронавирустан бер хатын үлгән

Мәрхүм хатынның тагы әллә күпме хроник авырулары булуы билгеле.

Мәскәү дәваханәсендә яңа типтагы коронавирус белән авыручы өлкән яшьтәге хатын якты дөнья белән хушлашкан. Бу хакта илебез башкаласындагы инфекциягә бәйле ситуацияне мониторинглау һәм контрольдә тоту буенча штаб мәгълүматларына сылтанып ТАСС хәбәр итә.
79 яшьтәге хатынны 13 мартта дәваханәгә салганнар. 14 мартта туганнары үтенече белән әбине шәхси медицина клиникасына күчерәләр. Коронавирус инфекциясенә уңай нәтиҗә килгәч, аны 2 санлы йогышлы авырулар дәваханәсенә күчерәләр. Ул шунда үлгән дә.
Мәрхүм хатынның тагы әллә күпме хроник авырулары булган.
Читайте нас: