Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 март 2020, 22:52

Коронавируска үзаллы анализ тапшыру каралмаган

Моның өчен яшәү урыны буенча теркәлгән поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Коронавируска республиканың 5 лабораториясендә тикшеренергә булачак. Бүген БДМУ клиникасында Уфа табибларын моны ничек дөрес эшләргә икәнлеген өйрәттеләр.
Осталык дәресен гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре үткәрде. Тәүдә медицина хезмәткәрләре теоретик өлешне үзләштерде – коронавируска шикле пациентлардан ничек анализ өлгеләре алырга. Анализларны дөрес итеп лабораториягә тарнспортлау да мөһим мәсьәләләрнең берсе булды.
Медикларга анализларны махсус реагентлар ярдәмендә ничек өйрәнергә икәнлеген күрсәттеләр. Якын арада мондый процедураларны Уфа, Нефтекама һәм Стәрлетамакта үткәрәчәкләр. Моның өчен республикага ким дигәндә 30 белгеч әзерләргә кирәк.
Гигиена һәм эпидемиология үзәге җитәкчесе Анна Казак белдерүенчә, анализларны үзаллы тапшыру каралмаган. Вирус симптомнары барлыкка килгәнче кеше 14 көн алда эпидемиологик тотрыксыз илләрдән кайткан, коронавируска шикле кешеләр белән тыгыз элемтәдә булган яисә коронавирус инфекциясе расланган пациентлар белән аралашкан икән, табиб аңа тикшерү билгели.
Хәтерегезгә төшерәбез, коронавирус буенча Башкортстанда кайнар линия булдырылган. Аның номеры: 8 (347) 286-58-27.
Читайте нас: