Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 март 2020, 03:47

Уфалылар кибетләрдән ябырылып карабодай ярмасы һәм бәдрәф кәгазе сатып ала

Билгеле юморист Михаил Задорнов: “Жизнь проходит между кухней и туалетом”, - дигән иде.

Кичә Уфаның зур һәм бәләкәй азык-төлек кибетләрендә ярмаларның патшабикәсе – карабодайны табу авыр булды. Аннары дефицит тагы бер товар бар – ул да булса... бәдрәф кәгазе. Дөнья буйлап таралган коронавирус авыруы аркасында супермаркетлар киштәләре бушап калган. Кызганычка каршы, бу ил буйлап күзәтелгән манзара.
Психолог Елена Садыйкова уфалыларның һәм башка русиялеләрнең дә шундый гамәлләре “саклану” чарасы буларак кылына, дип белдерә.
“Хәвефле моментларны нәрсәдер эшләгәндә җиңелрәк кичерергә була. Мин азык-төлек җыям — димәк, мин ниндидер дәрәҗәдә илдәге хәлне контрольдә тотам. Нәкъ шундый илкүләм шөбһәле вакыйгалар йөзендә кешедә “саклану тәртибе” барлыкка килә. Бу очракта кешенең психикасы үзенә аерым кагыйдәләр булдыра, аларны үтәгәндә кеше үзен хәвефсез зонада итеп тоя”, — дип аңлатты психолог бу” карабодай һәм бәдрәф кәгазе” ажиотажын.
Әмма психолог монда проблема да күрә. Чөнки кибетләргә “ябырылулар” кыска вакытка гына тынычландыра. Күп тә үтми киеренкелек дәрәҗәсе янә кискенләшә.
“Кибетләргә һөҗүм итүләр дефицит та тудыра бит әле. Бу башка еллардагы көрчек билгеләрен хәтерләтә, — ди Елена Садыйкова. Кызганычка каршы, без шундый киеренке моментларны башкача кичерә белмибез, шуңа гадәткә кергәнчә бер үк төрле азык-төлек запасларын туплыйбыз. Хәтта бу бертөрлелектә дә совет заманы үткәннәренең эзе чагыла. Югыйсә кибет киштәләре азык-төлекнең төрлелегеннән сыгылып тора, әмма без барыбер башкалар кыланганны кыланабыз”.
Иң зур сорауга 2 товар: карабодай ярмасы һәм бәдрәф кәгазе ия, диләр. Бу уңайдан мәрхүм Задорнов сүзләре искә төште. Бер монологында юморист “Жизнь проходит между кухней и туалетом” дигән иде. Шуңа күрә, русча әйтмешли, бар да логично. Карабодай ярмасы алдың икән, аңа иптәшкә бәдрәф кәгазе дә кирәк...
Чыннан да, күпме кешедән ишеттем инде. “Мин карабодай ярмасын бик яратмыйм, ләкин дефицит булгач алып куйдым инде. Кибетләрдә ризык калмаса, өйдән чыгарга ярамаса, нәрсә генә ашап торырбыз?” — дип сөйләде ахирәтем.
“Паника тудырмаска киңәш итәләр. Ләкин көн саен кереп йөргән кибеттә күп-күп буш киштәләрне күргәч, хафага төштем. Юкка түгел бит инде бу хәлләр. Димәк, бар да җитди...”— ди икенче танышым.
Мин исә үз чиратымда азык-төлекне артыгын сатып алмаска дигән фикердәмен. Кибетләр бөтенләй бушап калмас. Русиядә азык-төлек запаслары 8 атнага җитә дип белдерделәр. Димәк, паникага бирелмәс өчен безнең әле ким дигәндә 8 атна вакытыбыз бар. Монысы инде шаяру. Ә шулай да дефицитны үзебез тудырабыз бит, җәмәгать...
Коронавируска килгәндә исә, ситуациягә җитди карарга, әмма артыгын шашмаска киңәш итәр идем. Гигиена таләпләрен үтәп, яшәгән төбәгебездән китмичә, вирусны тыныч кына үткәреп җибәрик!
Читайте нас: