Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 март 2020, 14:43

Маскаларны юып киячәкбез

Башкортстанда күп тапкыр кулланыла торган маскалар җитештерү оештырылган.

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров кушуы буенча күп тапкырлар кулланыла торган марля маскалар җитештерү оештырылган. “Башфармация” белән “Агыйдел” художество промыселлары предприятиесе беренчел этапта көненә якынча 3000 битлек чыгарачак. Арытаба продукция күләмен арттырачаклар. Марлядан тегелгән маскалар “Госаптека” челтәрләренә бүген сатуга чыгарылачак. Бер капта 3 маска була.
Күп тапкыр кулланыла торган маскаларны 4 кат тукымадан тегәләр. Аны җитештерүдә җилем дә, латекс та кулланылмый. Куллану вакыты 2 сәгатьтән артмаска тиеш. Бу вакыт аралыгы үтүгә масканы алмаштырырга тәкъдим ителә. Аны җылы суда сабын белән юарга, киптерергә һәм үтүкләргә кирәк. Бу маскаларны күп тапкырлар кулланырга була.
Башфармация шулай ук бер тапкыр кулланыла торган маскалар сатып алуны да дәвам итә. Алар график буенча бүленә. 17 мартта, мәсәлән, 50 мең маска кайтарылган. Тагы зур партиянең (700 мең данә) алдагы атнада кайтуы көтелә.
Читайте нас: