Авылларга автобуслар юл алачак.
Их, ул юл йөрү михнәтләре, транспортка утырып йөрү рәхәтлекләре... Үз башыннан үтмәгәннәр аның михнәтен дә, рәхәтен дә аңламый. Юл чатында яңгырда чыланган, өшеп-туңган яки кояшта пешкән, йөкләрне биштәрләп ташыган, Уфаларга икешәр көн барып, икешәр көн кайтып йөргәннәрнең җанына үткән вакытлар булды.
Хәзер күп кешеләрдә машина бар. Чебен кебек күп, хәер, соңгы елларда чебеннәр әллә кая булды, машиналар күбрәк, елга булып агылалар. Ә машинасы булмаганнар ике арада такси белән йөрергә мәҗбүр. Ә такси хаклары шактый тешләшә. Авыл белән район арасында йөргән автобуслар турында онытып баралар иде инде. Һәм менә!
Башкортстанның 33 районында 500 дән артык кешесе булган 109 торак пунктында авыл белән район үзәге арасында йөриячәк автобуслар тәгаенләнәчәк.
2020 елда бу мәсьәлә хәл ителер, моның өчен 91 микроавтобус сатып алыначак. Бу хакта БР транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов “Транспорт сәгате”ндә белдерде.
1 июльгә— Бишбүләк, Бакалы, Бүздәк, Краснокама Куергазы, Мәләвез, Миякә, Илеш, Туймазы районнарында 23 поселокта;
30 сентябрьгә тагын Архангель, Авыргазы, Бөре, Благовар, Дәүләкән, Иглин, Кырмыскалы, Кушнаренко, Нуриман, Чакмагыш, Чишмә районнарында тагын 40 торак пунктына автобуслар юл алачак.
20 декабрьгә кадәр тагын 12 - Аскын, Балтач, Караидел, Мәчетле, Мишкә, Тәтешле, Әбҗәлил, Белорет, Бөрҗән, Зианчура, Зилаир, Хәйбулла районнарында 46 авылга автобус тәгаенләнәчәк.
Бүздәк, Архангель, Мәләвез районнарында норматив актлар инде әзер. Анда 9, 10, 11 маршрутлар булдырыла. Благовар һәм Куергазыда җидешәр маршрут булачак.
«Башавтотранс» автобуслар паркын актив рәвештә яңарта. Быел бу компаниягә 527 автобус кайтыралачак. Шуның 282 се район филиалларына китәчәк.
Тимур Мөхәмәтҗанов легаль булмаган ташучылар турында да сүз кузгатты. Уфада “Уфа” универмагы”, “Үзәк базар”, “Галле округы” тукталышларында төпләнгән пассажир ташучыларның эшчәнлеге чикләнәчәк. Ничек? Ул хакта әле белдермиләр.