Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 март 2020, 13:00

Күршем яшереп аракы сата. Нишләргә?

Иң мөһиме - битараф калмаска. Чаң кагарга!

- Күптән сизеп йөрим – күршем сорап килүчеләргә яшереп кенә аракы сата. Аны ничек бу начар эшеннән ваз кичтерергә икән? Аңа өстәмә керемдер дә бит, ә кемнәрдер эчкечелек сазлыгына чума, гаиләләр бозыла. Шушы хәлгә кагылышлы закон бармы ул?
Р.Сәитов.
Иглин районы.
Яшереп кенә аракы, суррогат сатучылар белән көрәш дәвам итә. “Контроль” проекты кураторы Антон Буфетов хәбәр итүенчә, “Стоп, суррогат” акциясе вакытында кайнар линиягә гражданнардан 1534 мөрәҗәгать итү булган. 700ләп рейд үткәрелгән, 2307 берәмлек контрафакт һәм суррогат алкоголь табылган. Легаль булмаган рәвештә аракы җитештерүчеләр турындагы расланган мәгълүмат өчен премия 50 мең сум тәшкил иткән, әмма акция вакытында андый сигналлар булмаган. Контрафакт сатучылар турындагы мәгълүмат өчен 2000 сум каралган. 30 кешегә шундый суммалар түләнгән. Аноним хәбәр итүләр тикшерелмәгән, алар өчен акча түләнмәгән.
Антон Буфетов әйтүенчә, башлыча фатирларда, шәхси йортларда һәм металлолом кабул итү пунктларында “разливной” аракы, “фанфуриклар”, самогон сату турында хәбәр итәләр икән.
“Халык контроле” проектының төбәк координаторы Гөлнур Колсарина әйтүенчә, алкогольне законсыз сату очраклары бигрәк тә Баймак, Бөрҗән, Зианчура, Хәйбулла районнарында һәм Сибайда ачыкланган.
Моннан тыш, йөзләгән сату нокталарында спиртлы эчемлекләрне тыелган вакытта – 22.00 сәгатьтән соң сату очраклары билгеле булган.

Фото:sm-news.ru

Чыганак: АиФ.

Читайте нас: