Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 март 2020, 20:55

Фольклориада үткәрелмәскә мөмкин

Бүген Хөкүмәт президиумында БР премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров Уфада Фольклориаданың коронавирус аркасында үткәрелмәвен яки күчерелергә мөмкин булуын хәбәр итте.

Бүген Хөкүмәт президиумында БР премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров Уфада Фольклориаданың коронавирус аркасында үткәрелмәвен яки күчерелергә мөмкин булуын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, чараны гамәлдән чыгару яки күчерү мәсьәләсе рәсми рәвештә әлегә ачык кала. Ахыргы карар, май аенда, Мексикада узачак утырышта кабул ителәчәк.
«Без әлегә сак эш итәбез. Шуңа күрә алдан финанслау җәлеп ителми. Чөнки фольклариаданы үткәрү мөмкинлеге аз», — дип белдерде Андрей Назаров.
Исегезгә төшерәбез, традицион мәдәниятнең иң зур халыкара фестивале - VI Бөтендөнья CIOFF фольклориадасы республикада 18 июльдән 1 августка кадәр узарга тиеш.
Читайте нас: