Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 март 2020, 21:59

Борис Мелкоедов эшеннән киткән

Бүгеннән алып ул — Зилаер районы башлыгы вазифасын башкаручы.

БРның Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов үзенең вазифасын калдырды. Ул икенче эшкә күчте. Бүгеннән алып ул Зилаер районы башлыгы вазифасын башкара.
Борис Николаевич Мелкоедов 1971 елның 8 декабрендә Зилаер районында дөньяга килгән. БДУны, Башкортстан Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлын 1993 елда “Уфа нефть эшкәртү заводы”нда оператор булып башлый.
1995-1997 елларда — Зилаер районының яшьләр эшләре буенча комитет рәисе;
1997-1997 елларда — БР Фәннәр академиясенең тәҗрибә заводы лабораториясе җитәкчесе;
1997-2004 елларда — БР Президенты Хакимияте каршындагы социаль-икътисади сәясәт идарәлегенең баш белгече;
2007-2008 елларда — БР Хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре идарәлеге җитәкчесе;
2008-2010 елларда — РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе;
2010- 2012 елларда — БРның Элемтә һәм киң коммуникацияләр министры;
2012 елның 29 октябреннән БРның Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе булып эшләде.
Читайте нас: