Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 март 2020, 01:10

Республика язгы ташуга әзерләнә

Хәрбиләр елгаларда боз катламнарын шартлата башлады. Чишмә районының Өршәк елгасы тамагында халыкны су басудан саклап калу өчен эшләр башланды да инде.

Хәрбиләр елгаларда боз катламнарын шартлата башлады. Чишмә районының Өршәк елгасы тамагында халыкны су басудан саклап калу өчен эшләр башланды да инде. Хәрбиләр 20 снарядны бергә шартлата. Якындагы авыл халкы мондый фейерверкка күнеккән инде. Әле берничә ел элек кенә язгы ташуның нәтиҗәләре җитди була торган иде. Шартлату чаралары башланыр алдыннан инженер-сапер бригадасының хәрби хезмәткәрләре инструктаж уза. Бозда эшләү өстәмә куркыныч белән бәйле. Солдатлар төркемнәргә бүленеп эшлиләр. Берәүләр шартлаткыч салу өчен бәке тишә, икенчеләре детонаторлар линиясе суза. Җаваплы эшне тәҗрибәле хезмәткәрләргә генә ышанып тапшыралар. Барлык гамәлләр дә җентекләп әзерләнергә тиеш. Эшләр иң проблемалы урыннарда, күперләр асларында һәм сулыкның тар участокларында алып барыла. Ел саен Өршәк елгасынып су басу зонасында, су басуны булдырмый калуның бердәнбер ысулы - шартлаткыч эшләр. Башкортстан территориясендә 31 су басу куркынычы булган участок билгеләнгән. 14 муниципалитет су басу куркынычы астында. Шуңа да 1 апрельгә кадәр барлык боз киртәләре бетерелергә тиеш.
Читайте нас: