Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 март 2020, 20:15

Мәктәпләр дистанцион укытуга күчәрме?

Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык мәктәпләргә дә дистанцион укытуга күчәргә тәкъдим итте.

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәк хакимият органнарына мәктәп укучыларын коронавирус инфекциясен булдырмау буенча превентив чара сыйфатында, дистанцион укытуга күчерергә тәкъдим итте, дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте.Тиешле күрсәтмәләр министрлык тарафыннан илнең барлык регионнарына җибәрелгән.
"Безнең масштаблы онлайн-укуга күчү буенча аерым төбәкләрнең тәҗрибәсе бар инде, аны башка төбәкләрдә дә куллану мөһим. Без төбәкләргә кирәкле методик ярдәм күрсәтәчәкбез. Бу халык сәламәтлеген саклау өчен бик мөһим вакытлы чаралар", - ди Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.
Мәгариф министрлыгы төбәкләргә санитар-эпидемиологик контроль чараларын көчәйтү турында Роспотребнадзорның киңәшләрен дә җибәргән. Аларда мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнарына вакытында дезинфекция чаралары күрү, биналарны чистарту һәм җилләтү графикларын контрольдә тоту йөкләтелгән.
Мәктәптә уку туктатылган очракта, аларга, онлайн-режим кулланып, гомуми белем бирү процессында чагылыш тапмаслык итеп, эш оештырырга тәкъдим ителгән.
Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе коронавирус таралу фонында мәктәпләргә ирекле йөрү режимын керткән.
Күптән түгел безнең төбәк мәктәпләре дә гади грипп вакытында, ике атнага дистанцион укуга күчерелгән иде.
Читайте нас в