Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 март 2020, 03:20

Коронавирустан үлгән хатынны җирләүче юк

Барысы чир йоктырудан курка икән.

Италиянең «Гоморра» сериалы актёры Лука Францезе коронавирустан вафат булган сеңлесен җирли алмавы турында видео төшергән.


Актёр якын кешесенең мәетен күммичә берничә көн өендә тотарга мәҗбүр булган, чөнки җирләү хезмәтләре, чир йоктырудан куркып, аның янына килүдән баш тарткан.

Италиядә дә Covid-19 вирусыннан һәлак булучылар саны көннән-көн арта. Соңгы мәгълүматларга караганда, чирлеләр саны меңгә тулып килә. Эпидемия Неапольдә яшәүче популяр актер Лука Францезе гаиләсенә дә кагылган. Актерның сеңлесе Тереза коронавирустан вафат булган. Узган ял көннәрендә социаль челтәрләрдә шок ясарлык видеосында актёр болай дигән:


«Бу бик көчле видео. Зинһар, аны балаларга һәм бик өлкәннәргә күрсәтмәгез. Миңа нык авыр, әмма мин моны ничек тә булса башкарып чыгарга тиеш. Менә янымда түшәктә сеңлем ята. Ул үлде! Мин нәрсә эшләргә дә белмим. Туганымны соңгы юлга озата алмыйм, чөнки җирләү хезмәтләре килүдән баш тарталар. Мин бөтен кеше белән элемтәгә кереп карадым, әмма берәү дә мине тыңламый», — ди артист, күз яшьләренә буылып.


Луканың сүзләренә караганда, хатын башта үзен грипп белән авырый дип уйлаган, нәтиҗәдә ул коронавирус булып чыккан. Актёр туганын коткарып калырга тырышып, аңа ясалма сулыш та ясап карaган. Шулай итеп, Луканың да чир йоктыру ихтималы югары. Видео аша ул халыкка мөрәҗәгать итеп: "Без беркемгә дә кирәкмибез. Италия безне ташлады, әйдәгез, бер-беребезгә ярдәм итик. Бу видеоны таратуда ярдәм итүегезне сорыйм", - ди актер.


Роликны тугыз миллионнан артык кеше караган
Читайте нас: