Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 март 2020, 13:52

Коронавирус аркасында нинди чаралар күчерелде?

Тыюлар Уфаны да урап узмады.

Коронавирус пандемиясе аркасында Русия төбәкләрендә күп мәдәни һәм спорт чараларын күчерделәр. Мәскәүдә, мисал өчен, катнашучылары 5 меңнән арткан форумнар, концертлар һәм фестивальләрне бер айга тыйдылар. Русия хөкүмәте премьер-министры Михаил Мишустин русиялеләрне бу чикләүләрне аңларга чакырды һәм алар кешеләрне саклауга багышланган дип белдерде.
Тыюлар Уфаны да урап узмады. Кырым һәм Севастопольнең кушылуына багышланган “Кырым язы” фестивален инде кичектерделәр. Ул 15 мартта үтәргә тиеш иде. Оештыручылар бу карарларын илдәге һәм дөньядагы эпидемиологик хәлнең имин булмавы белән аңлата.
Үз концертларын Уфада чит ил йолдызлары да күчерде. Electric Light Orchestra төркеме Башкортстанда 17 һәм 18 мартта чыгыш ясарга тиеш иде, ул концертларын ел ахырына күчерде. Шундый ук карарны Наталия Орейро кабул иткән. Аның “20 ел бергә” туры кысаларындагы чыгышы 8 апрельгә планлаштырылган иде. Концерт көзгә күчерелде.
Футболга да кагылды бу каһәрле коронавирус. “Уфа” футбол клубы директоры Шамил Газизов кирәк икән, команданың буш трибуналар алдында чыгыш ясарга да риза булуын белдерде.
Уфада 26 майда планлаштырылган Русия нефть, газ һәм химия форумы язмышы да билгесез. Бу хакта РИА Новости агентлыгына чараны оештыручылар сөйләде, әмма 17 мартта үтәсе Авыл хуҗалыгы форумын коронавирус аркасында күчермәячәкләр дип белдерде алар.
18 июльдән 1 августка кадәр Уфа традицион культуралар халыкара фестивален — Бөтендөнья Фольклориадасын кабул итәчәк. Чараны күчерү турындагы рәсми мәгълүмат әлегә юк.
Читайте нас: