Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 март 2020, 11:14

Травмпунктларда — чират, ди...

Быел яз бик иртә, көтмәгәндәрәк башланды...

Дүшәмбе көнне бозлы яңгыр явуы күңелсез нәтиҗәләргә китерде. Мисал өчен, 21 санлы дәваханәнең травмпунктында гына бер тәүлек эчендә пациентлар саны ике тапкырга арткан.
Бу хакта БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Светлана Кускарбәкова хәбәр итте.
Медиклар мәгълүматлары буенча, 8 март бәйрәме көнне 21 санлы дәваханәнең травмпунктына 34 кеше мөрәҗәгать итсә, 9 март көнне җәрәхәтләнүчеләр саны 87гә җиткән.
Травматологлар агымдагы елның 1 мартыннан башлап тәүлек саен республика урамнарында төрле җәрәхәтләр алып һәм кул-аякларын сындырып уртача 40 кеше мөрәҗәгать итә, дип белдерә.
Юлларда шулкадәр бозлавык булды, кайсыберәүләр хәтта өйләреннән чыкмыйча утырды.
Шулай, кадерле дуслар! Ходай Тәгалә дә сакланганнны саклармын дигән бит, берүк үзегезне саклагыз, тая торган табанлы аяк киеме кимәгез. Сәламәт булыгыз!
Читайте нас: