Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 март 2020, 16:36

Ташкын вакытында нишләргә?

Иң мөһиме – паникага бирелмәгез!

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы язгы ташкын вакытында югалып калмас өчен 7 киңәшен бирде.
  1. Яшәгән җирлекне яхшылап өйрәнегез. Кисәк кенә су баса башлаган хәлдә ничек эвакуацияләнүне уйлагыз.
2. Һава торышы турындагы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салган хәбәрләрне игътибар белән күзәтеп барыгыз. Кабартылган көймәләр, резин итекләрне, рюкзакка документлар һәм кыйммәтле әйберләрегезне салып әзерләп куегыз.
3. “Хәвефле чемоданчик” җыегыз. Азык-төлек, су һәм медикаментлар запасын әзерләгез. Җылы кименәр дә салыгыз (гаиләнең һәр әгъзасына бер өстәмә комплект).
4. Сез яшәгән районда эвакуация игълан итсәләр, махсус хезмәтләр киңәшләрен үтәгез, паникага бирелмәгез. Бәладә калганнарга ярдәм итегез.
5. Йорттан киткәндә электрны өзегез, газ һәм суны ябыгыз. Вакытыгыз булса —кыйммәтле мебельләрне һәм башка әйберләрне йорт башына яисә югары катларга күчерегез. Әмма эвакуацияне кисәк кенә игълан иттеләр икән – вакытыгызны әрәм итмәгез! Бер нәрсә дә сезнең гомерегезгә тормый.
6. Өйгә кайткач та шунда ук электр утын кабызмагыз. Проводканың төзек икәненә инаныгыз башта. Газны кабызыр алдыннан исә бинаны җилләтү мотлак.
7. Әгәр су кинәт басты икән – тизрәк югары катларга менегез. Бәлагә тарыганлыгыгызны хәбәр итегез: көндез ак полотенце (тукыма) селтәгез, төнлә фонарь яктыртыгыз.
Читайте нас: