Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 март 2020, 11:50

Президент бәйрәм белән котлады

Русия Президенты Владимир Путин хатын-кызларыбызны 8 Март бәйрәме белән котлады.

Русия Президенты Владимир Путин хатын-кызларыбызны 8 Март бәйрәме белән котлады.
Халыкара хатын-кызлар көнендә, Владимир Путин хатын-кызларга бәхет, мәхәббәт һәм сәламәтлек теләде.
«Бу бәйрәм һәрвакыт шатлык, чәчәкләр, бүләкләр, ихлас күңел хисләре белән тулы. Без әниләребезне, хатын-кызларыбызны, дусларыбызны, хезмәттәшләребезне котларга, аларга соклану һәм мәхәббәт, хөрмәт һәм рәхмәт әйтергә ашыгабыз. Сез, кадерле хатын - кызларыбыз, дөньяда сез, иң яхшылары! Хатын- кызларның һәркем турында борчылуы, якыннары турында кайгыртуы сокландыра. Шул ук вакытта мондый кыйммәтләрнең буыннан-буынга тапшырылуы бик мөһим», - диде президент.
«Сезгә, кадерле хатын-кызлар, бәхет телим. Күп нәрсәнең бездән, ир -атлардан торуын аңлыйм, һәм без сезгә лаеклы булырга, мөмкин кадәр күбрәк мәшәкатьләрне үз өстебезгә алырга тырышырбыз», - дип өстәде ил җитәкчесе.
Читайте нас: