Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 март 2020, 00:16

Башкортстан ташкынга әзерләнә

Быел елгалардан боз китүе 8-13 көнгә иртәрәк көтелә.

Гидрологлар көн саен елгаларның су дәрәҗәсен үлчиләр, ә гадәттән тыш хәлләр буенча белгечләр оператив җавап бирү төркемнәрен формалаштырдылар.

БР Гидрометеорологлары язгы ташкынның нинди булырын фаразлаган. Идарә җитәкчесе Вилора Горохолькая сүзләренә караганда, быел Урал елгасы бассейнын 8-13 көнгә иртәрәк ачып, боздан чистарту көтелә. Алдан әйтелгән фаразларга караганда, Агыйдел һәм Уфа елгаларында су нормадан 50см.га югарырак күтәрелүе көтелә. Ташкын турында төгәл фаразлар 25 март тирәләрендә әзер булачак.

БРның гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты рәисе вазифасын башкаручы Кирилл Первов халыкка ташкын турында хәбәр бирү системасының әзер булуы турында хәбәр итә. БР халкына үзәкләштерелгән хәбәр бирүнең төбәк автоматлаштырылган системасы төзек хәлдә һәм куллануга әзер. Республикада халыкка ашыгыч хәбәр бирү буенча 55 зона булдырылган. Су басу куркынычы килеп туса, вакытыннан алда автомат рәвештә халыкка кисәтәчәкләр.

Белгечләр хәбәр иткәнчә, Башкортстанда 250дән артык торак пункты су басу куркынычы астында. Димәк, язгы ташкыннан 84 мең кеше зыян күрүе ихтимал. Анда ташкынга былтыр ук әзерләнә башлаганнар. Яр читләрен ныгытканнар, юлларны һәм күперләрне ремонтлаганнар. Су басу куркынычы янаган җирләрдә яшәүче халыкка барлык кыйммәтле әйберләрне ихаталардан һәм подваллардан алып куярга киңәш иткәннәр. Ишегалдыннан су агызып алып китәрдәй әйберләрне җыештырырга кушылган. Әлбәттә, эвакуациягә дә әзер булырга кирәк.
Читайте нас: