Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 март 2020, 12:21

55 кешенең бакча участогын тартып алачаклар

Участокларны дәүләт ихтыяҗлары өчен алачаклар.

Уфа хакимиятенең җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башкаланың Киров районындагы җир участокларын тартып алу турында игълан итте.
Участокларны җир хуҗаларыннан дәүләт ихтыяҗлары өчен алачаклар.
Бу исемлеккә 55 җир участогы эләккән. Аларның 49ы – “Ягодка”, 6сы “Чиполлино” бакча ширкәтендә урнашкан. Участокларның кадастр номерлары белән Идарә сайтында танышырга мөмкин.
Бушаган территориядә яңа юл үтәчәк – анда Көнбатыш чыгу юлын төзү планлаштырылган. Бу юл М-7 һәм М-5 трассаларын тоташтырачак. Көнбатыш чыгу юлы 33,5 млрд.сумга төшәчәк. 2023 елда аны сафка тапшырырга тиешләр.
Читайте нас: