Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 март 2020, 02:32

Коронавирус Мәскәүгә килеп җиткән

Моңа кадәр 4 русиялегә коронавирус диагнозы куелган иде.

Роспотребнадзор илебез башкаласында коронавирус йоктыруның тәүге очрагы бар дип хәбәр итә.
Давид Беров күптән түгел генә Италиядән кайткан. Аны Мәскәүнең 1 санлы йогышлы авурлар дәваханәсенә салганнар.
Тәүдә Беровка диагнозны нәкъ шунда куйганнар, соңыннан Роспотребнадзорда раслаганнар дип хәбәр итә Baza Telegram-каналы. Әле исә анализлар Новосибирскидагы “Вектор” үзәгенә җибәрелгән. Анда актыккы карар чыгарылачак. Өстәмә тикшерү чаралары кирәк, чөнки Русиядә коронавирусны ачыклау өч этаптан тора.
Тагы да шул момент игътибарга лаек: коронавируслы Давид Беров белән бер палатада дәваханәдә тагы 6 кеше яткан. Анализлар буенча Беровта коронавирус авыруы барлыгы ачыклангач, аны аерым бокска күчерәләр. Ә Беровның палатадашы Аслан Субханкулов сүзләре буенча, медикларның хаталануы турында белмәсеннәр өчен, аларның барысыннан да өстәмә анализлар һәм сер таратмау турында имза алганнар.
Читайте нас: