Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 март 2020, 14:25

Мәктәпләрнең бушлай ашатуга күчү датасы билгеле булды

Ә мәктәп ашханәләре укучыларны бушлай ашатуга әзерме соң?

Башкортстанда мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучыларын кайнар азык белән бушлай тәэмин итә башлау датасы билгеләнде.
“Взлетай” мәгариф форумында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бушлай кайнар туклануга балалар һәм аларның ата-аналары 2020 елның 1 сентябреннән исәп тота ала диде. Бу вакытка ашаханәләрнең инфраструктурасы 100 процентка әзер булачак.
Әйтергә кирәк, ашханәләргә продуктларны бюджет исәбеннән алу өчен республика илдә беренчеләрдән булып федераль үзәккә гариза тапшырган. Русия мәгариф министрлыгы вәкиле Галина Скворцова әйтүенчә, продуктларга субсидия алу өчен төбәкләр Роспотребнадзор һәм Рособрнадзор тикшерүләрен үтәргә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин быел Федераль җыелышка юлламасында 1-4 сыйныф укучыларының барсын да бушлай кайнар азык белән тәэмин итәргә тәкъдим итте. Дәүләт башлыгы документ Дәүләт Думасында икенче укылганда да үз төзәтмәләрен кертте. Төзәтмәләр шуннан гыйбарәт: башлангыч сыйныф укучылары көненә ким дигәндә бер тапкыр бушлай кайнар азык белән тәэмин ителергә тиеш. Һәм төшке ашка кайнар азык һәм кайнар эчемлек керергә тиеш.
Закон проектында әйтелүенчә, урта һөнәри белем алучылар, шулай ук ял һәм сәламәтлекне ныгыту оешмаларына килүче балалар өчен дә кайнар азык булырга тиеш.
Читайте нас: