Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 март 2020, 18:40

Кышны озатып, язны каршыладык

Масленица-славян халыкларының борынгыдан билгеләнгән бәйрәмнәренең берсе.

Кышны озату 7 көн буена бара. Масленица 24 февральдә башланып, 1 мартта тәмамлана.
Бүген Уфа шәһәрендә һәм республиканың төрле районнарында күңелле бәйрәм чаралары узды.
Уфада Радий Хәбировның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова да әлеге бәйрәм чараларында актив катнашты. Ул «Пышка» кафесы алдында тәбикмәк пешереп бәйрәмгә җыелган халыкны сыйлады. “Якутов” исемендәге паркта һәм Орджоникидзе исемендәге мәдәният сарае алдында да төрле бәйрәм чаралары үткәрелде.
Районнарыбызның авыл халкы да бәйрәмгә теләп кушылды. Мәсәлән, Уфа районының Шамонино авылында да бәйрәм бик күңелле үтте. Авыл мәктәбе алдына җыелган халык, бәйрәмдә бик теләп катнашты. Бәйрәм барышында төрле конкурслар һәм спорт бәйгеләре концерт номерлары белән үрелеп барды. Милли киемнәрдә килүчеләргә аерым конкурс игълан ителгән иде. Шунда ук халык ярминкәсе дә оештырылды. Оста коймак пешерүчеләргә дә бәяләмә бирелде. Актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас: