Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 февраль 2020, 03:10

Казна бурлары хәйләкәр һәм сак эш итәчәк

Республика үсешенә тәгаенләнгән акчалардан ничек колак какмаска?

Кичә, 28 февральдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БР прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында төбәктә 2018 елның май указларына ярашлы Президент Владимир Путин тарафыннан булдырылган милли проектларга кагылышлы фикерен дә әйтеп ишеттерде.
“Шушы елларда безнең алда республика үсешенә милли проектлар кысаларында өстәмә дистәләрчә миллиард сумнар салу бурычы тора. Шуңа күрә акчаларны читләштерү схемалары эшләнелүенә һәм башка шундый закон бозу очракларына әзер торырга кирәк. Казна бурлары хәйләкәррәк һәм саграк кыланачак. Шуңа да безгә бюджет процессларын үтә күренмәле итүче цифрлы технологияләр кулланып, тыгыз элемтәдә булып, оператив мәгълүмат белән алмашып эш итәргә кирәк", - диде Радий Хәбиров.
Ил башлыгы “Владимир Путинга 20 сорау” проекты өчен биргән интервьюсында милли проектларны тормышка ашыруда төп мәсьәлә – илнең ышанычлы үсеше, дип белдерде. “Миңа “ура” кирәкми. Миңа илнең ышанычлы адымнар белән үсешүе кирәк”, - дип билгеләде Путин.
Читайте нас: