Соңгы көннәрдә Уфа травмпунктларында кеше сизелерлек күп. Пациентларны баш мие селкенүгә шикләнеп, аяк-кул сынулар һәм имгәнүләр белән алып киләләр.
Табиблар кисәтә: имгәнгәнсез икән, шунда ук медицина ярдәме артыннан мөрәҗәгать итәргә кирәк, үзаллы дәвалану хәвефле булуы бар.
Әйткәндәй, тайгак һава шартларында яхшы протекторлы аяк киеме кияргә, аяк астына карап йөрергә һәм юллардагы хәвефле участокларны урап узарга кирәк.
Гомумән синоптиклар билгеләвенчә, соңгы көннәрдә һава шартлары тотрыксыз булачак. Плюска якын температура бозлавык вәгъдә итә, юлларда күрүчәнлек начарая.