Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 февраль 2020, 22:16

Радий Хәбиров тавыш бирергә чакыра

Мәктәптә укучыларга кәрәзле телефоннар кирәкме?

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә укучыларның ата-аналарын дәресләрдә кәрәзле телефоннар кирәкме-юкмы дигән темага фикер алышырга чакыра.

“Әйдәгез киңәшләшик. Бермәлне мин балаларыбыз смартфоннарга текәлеп утыра дип әйткән идем. Шуңа күрә дәресләр вакытында булса да аларга уку турында уйларга мөмкинлек бирергә кирәк. Минем тәкъдимем – иртән, мәктәпкә килгәч, укучылар телефоннарын класс җитәкчесенә тапшыра. Әгәр кирәк булса, алар тәнәфестә смс яза яисә шалтырата ала... Бәлки, безгә балаларыбыз тормышына смартфоннар йогынтысын чикләргә кирәктер?..
Радий Хәбиров ата-аналарга фикерләрен әйтергә һәм тавыш бирергә тәкъдим итә.

“Тәҗрибәм белән уртаклашам: түрәләрнең телефоннарын җыеп алгач, аларның эш нәтиҗәлелеге артты”, – дип тә өстәгән ахырда төбәк җитәкчесе.
Читайте нас: