Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 февраль 2020, 14:35

Һәр өченче авария – юллар начар булу сәбәпле

Соңгы көннәрдә юлларда аварияләр очраклары күбәеп китте.

2019 елда Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтләренең юлларның канәгатьсез торышы аркасында килеп туганнары 30,8% тәшкил итте. 2018 ел белән чагыштырганда мондый юл-транспорт вакыйгалары 9% арткан – 1564ка кадәр. Бу мәгълүматлар ЭЭМның ЮХХДИ юллардагы аварияләр санын киметү буенча подразделениеләренең 2019 ел эшчәнлеге отчетларында бирелгән.
Юл шартларының канәгатьсез шартлары аркасында муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары юлларына 1275 авария теркәлгән (81%). Узган елда аларның гомум саны – 10,7% , үлүчеләр саны – 15%, җәрәхәтләнүчеләр саны 9,4% арткан. Мондый аварияләр торак пунктларында зур булмаган тизлек аркасында үлемгә сирәк китерә.
Төбәк һәм муниципальара трассаларында юллар начар булу сәбәпле узган елда барлык аварияләрнең 14% теркәлгән. 2018 ел белән чагыштырганда алар 11,5% күбәйгән. Үлем очраклары – 17,5%, яраланганнар саны 8,4% арткан. Югары тизлектә очу һәм каршы як юл полосасына чыгу сәбәпле трассалардагы аварияләр катлаулы нәтиҗәләре белән аерылып тора. Шундый 100 авариягә 22,5 мәрхүм туры килә.
Республиканың федераль трассаларында юлларның начар булуы сәбәпле авариялелек былтыр 39% – 43 юл һәлакәтенә кадәр кимегән, ул аварияләрдә 10 кеше үлгән һәм 68 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Ике күрсәткеч тә 2018 ел дәрәҗәсеннән 28% кимрәк. Гәмумән алганда Башкортстан территориясеннән үткән федераль трассаларда шундый юл-транспорт вакыйгалары саны соңгы өч елда кими. Бу иң элек юл полотносының сыйфаты яхшыру һәм федераль автомагистральләрне даими игътибарда тоту белән бәйле.
Читайте нас: