Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 февраль 2020, 12:50

“112” хезмәтендә психологлар бармы?

Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда, ашыгыч ярдәм кирәк булганда 112 хезмәтенә шалтыратабыз.

Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда, ашыгыч ярдәм кирәк булганда 112 хезмәтенә шалтыратабыз. Беләсе иде, бу системада психологлар эшлиме?
Әйе, эшли. “112” системасы кысаларында психологик ярдәмнең булуы – чагыштырмача яңа тәҗрибә. Быел, мәсәлән, психологик ярдәм сорап 2252 мөрәҗәгать теркәлгән. Бу үзе үк “112” системасына психологик ярдәм күрсәтү белгечләрен кертүнең актуальлеге турында сөйли.
Психологларның эше сменалап тәүлек әйләнәсе режимында башкарыла. Кайвакыт бер үк психологка берничә мөрәҗәгать килергә мөмкин. Абонентларның проблемалары төрле-төрле. Гадәттә кешеләр күпсанлы эмоциональ проблемалары туганда, шуларның күңел “хаосы” эчендә калып, үзаллы хәл итә алмаганда шалтыраталар.
Абонент белән сөйләшү берничә минутны алырга да, сөйләшү озаграк вакытка да сузылырга да мөмкин. Кеше нинди авыр хәлгә тарыган бит. Проблемалар арасында гаилә хәлләре белән бәйле булганнары да, аерылышулар, үзара низаглар, балалар тәрбияләүдә авырлыклар да булырга мөмкин.
Психологлар үзләре әйтүенчә, үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткән кешеләр белән дә эшләргә туры килә. Сәбәпләре төрле – якыннарны, туганнарны югалту, күңел яралары, эчкечелек белән бәйле проблемалар. Һәрбер очрак буенча психологдар профессиональ ярдәм күрсәтә. Аларның һәрберсе югары психологик белемгә, тиешле һөнәри сыйфатларга ия.

Фото:yandex.ua

Читайте нас: