Башкортстанда суррогат аракы сатучылар турында мәгълүмат җиткергән өчен акчалата бүләк алырга мөмкин. Бу хакта социаль челтәрләрдәге үз битендә республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
“Бүгеннән башлап, без спиртлы суррогат сату өлкәсендә элмәкне тагын да ныграк кысабыз. Хәбәр итүчеләргә түли башлаячакбыз. 50 мең сум – җитештерүче хакында, 2 мең сум – сатучы турында мәгълүмат өчен. Хәбәр итүченең кемлеге ачылмаячак, түләү гарантияләнәчәк,” –дип вәгъдә итә төбәк җитәкчесе.
Республикада “бутлегер”лар белән актив көрәш башлаганнан соң 115 кеше гомере сакланып калганлыгы, 8 суррогат аракы җитештерүче яшерен цех ябылуы һәм 70 мең литрдан артык спиртлы продукция тартып алынуы хакында да искә төшерә ул.
“Кабахәт”ләр турында БР дәүләт сәүдә комитетына “Хәвефсез мохит” (“Безопасная среда”) порталында тәүлек әйләнәсендә һәм эш көннәрендә 9.00дән алып 19.00 сәгатькә кадәр +7 (347) 218-09-87 телефоны буенча шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин.