Көнүзәк
10 Декабря 2019, 09:25

Радий Хәбиров: Төп бәлабез таркаулык иде

Шулай дип исәпли төбәк җитәкчесе.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда төп проблема таркаулык, бердәмлек булмауда иде, әмма бүген җәмгыятьнең туплануы сизелә.

Шулай дип белдерде Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Юллама белән чыгыш ясаганда республика Башлыгы Радий Хәбиров.

“Бер ел элек республикага кайткач, мондагы хәлләргә бәя бирә башладым һәм шуны аңладым: безнең проблемалар торак-коммуналь хуҗалыгында, медицинада яки мәгарифтә түгел, гарчә анда да хәлләр идеалдан ерак, – диде ул. – Ата-бабаларыбызның бар мәсьәләләрне дә бергә хәл итү гадәте булуга карамастан, мин идарә итү вертикалендә, аерым коллективларда бердәмлекне күрмәдем. Гомумән җәмгыятьтә бердәмлекне сизмәдем. Барысы да һушы китеп калган шәһәрләр һәм илләр турында сөйләде. Ә үзебез турында – әйтерсең лә өметсез төпкеллек. Шуңа мин беренче көннән үк үземнең команда алдына амбициоз максатлар куйдым. Күп коллегалар миңа ул вакытта һәм әле дә моның зур хәвеф икәнлеге турында әйтте. Буй җитәрлек планка куярга кирәк, диләр: соңыннан “геройларча хезмәт батырлыгы” турында матур итеп хисап тотарлык булсын. Әмма мин үзем беркайчан да алай эшләмәдем. Коллегаларыма да моңа юл куймаячакмын. Без һәрвакыт мөмкин булганның барасын да эшләргә тырышачакбыз”.
Читайте нас