Көнүзәк
5 Декабря 2019, 09:55

“Урман картасы” кушымтасын телефонга күчереп була

Башкортстанда “Урман картасы” мобиль кушымтасын тикшерәләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда “Урман картасы” мобиль кушымтасын тикшерәләр.
Башкортстан халкы үзләренең смартфоннарына “БР Урман картасы” мобиль кушымтасын бушлай күчерә ала. Программа республика урманнарының интерактив картасыннан гыйбарәт. Ул кулланучының урнашу урынын автомат рәвештә билгели, анда урман хуҗалыгы чаралары, районнарның чикләре һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр турында мәгълүмат бар. Участокларны фотофиксацияләү һәм тикшерү кирәклеге турында хәбәр итү функцияләре дә каралган. Стәрлетамак урман хуҗалыгында үткәрелгән тест күрсәтүенчә, яңа кушымта үз бурычларын тулысынча үти.
Кушымта урман хуҗалыгы тармагы вәкилләре һәм республика халкы өчен дә файдалы. Кулланучы урман янгынын яки хокук бозу очракларын онлайн һәм offline режимнарында фотога төшерә һәм оператив тикшерү өчен мәгълүмат җибәрә ала. Мобиль кушымта агач әзерләү системасын да үтә күренмәле ясый. Теләгән һәр кеше урман кишәрлекләренең статусын күзәтеп тора ала: аларның кем милкендә булуы, кем арендалавы, нинди эшчәнлек төре рөхсәт ителүе. Республика Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу эш «Экология» милли проекты кысаларында бара.
Читайте нас