Көнүзәк
26 Ноября 2019, 18:10

Сыйфатлы реагентлар кайтарылачак

Уфа юлларында кышын бозлавыкка каршы меңнәрчә тонна реагент кулланыла.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфа юлларында кышын бозлавыкка каршы меңнәрчә тонна реагент кулланыла.
Тиешле күләмнән тыш, елдан-ел аның экологик чисталыгына да ныклы игътибар бирелә башлады. Комга тоз кушып сибүне күптән онытырга кирәк. Элек мондый катнашманың машина частьләренә дә, кешеләрнең аяк һәм өс киемнәренә дә зыянлы булуын күрмәмешкә салыштылар. Тын юллары һәм аллергия белән авыручыларга аның ничек тәэсир иткәнлеге турында бөтенләй сөйләнелмәде. Юл буйларындагы туфрак тозланып, үсемлекләргә, агачаларга да зыян килә иде. Хәзер кыйммәтле булса да, экологик яктан чиста реагентлар кайтарыла башлады. Уфа хакимияте аларны сатып алу өчен 161 миллион сумлык килешү төзегән. Килешү буенча, 2020 елның 1 гыйнварыннан 29 февраленә кадәр, 8,55 мең тонна сыйфатлы реагент кайтарылачак. Аны Пермь краеның “Бозлавыкка каршы материаллар” заводы җитештерә икән.
Соңгы ункөнлектә һава торышы аеруча тотрыксыз. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу атнада да бозлы яңгыр, юлларда бозлавык булачагын искәртә. Юлларда хәвефсезлек, беренче чиратта, үзебездән торганын онытмыйк, дуслар. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәп, һава торышын истә тотып, исән-имин хәрәкәт итәргә язсын.
Читайте нас