Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 ноябрь 2019, 16:10

Арта, 7 тапкыр!

Уфада бу атнада бик күпләр машина йөртү таныклыгы алу яисә алыштыру өчен медицина тикшерүе үтәргә ашыкты.

Уфада бу атнада бик күпләр машина йөртү таныклыгы алу яисә алыштыру өчен медицина тикшерүе үтәргә ашыкты. Сәбәбе – иртәгәдән, ягъни 22 ноябрьдән тикшеренү үтү бәясе 7 (!) тапкырга артуы. Медицина белешмәсенә 720 сум түләп алуның бүген соңгы көне.

Хәтерегезгә төшерәбез: 22 ноябрьдән, өстәмә тикшеренүләрне дә исәпкә алып, водительләргә мәҗбүри медицина тикшеренүе үтү Русиядә уртача 5570 сумга барып басачак.

Өлгергәннәр – өлгерде, ә кем өлгермәгән, аларга руль артына утыру мөмкинлеге өчен түгәрәк кенә сумманы чыгарып салырга туры киләчәк инде.

Бу яңалыкка ике төрле караш. Медицина тикшерүенең 7 (!) тапкырга артуы коточкыч хәл кебек тоелса, икенче яклап уйлаганда, бу җентекләбрәк үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә наркотиклар кулланучылар ачыкланса, яхшы бит. Закон тулысынча эшләп, коррупция очраклары булмаса, яшерен наркоманнар “права” ала алмас.

Димәк, алар аркасында теркәлгән юл һәлакәтләре дә азаер дип ышаныйк.
Читайте нас: