Көрәшче, UFC чемпионы Хәбиб Нурмөхәмәтовның әтисе Абдулманап күптән түгел биргән бер интервьюсында икенчегә өйләнергә җыенуы турында әйтте. Кавказда ир-атларның берничә хатынга өйләнү гадәте барлыгы билгеле. Кызыксыну басты: Абдулманап шаярттымы, әллә чынлап та өйләнергә уйлыймы?
Шаярткандырмы, әллә чынлап та өйләнергә уйлыйдырмы, монысын киләчәк күрсәтер, әлбәттә. Әмма шунысы факт – “Мир” телеканалына биргән интервьюсында Абдулманап чыннан да икенчегә, аннары өченчегә өйләнергә уйлавы турында сөйләгән. “Минем бер хатыным бар. Менә икенчесе күзаллана, - дигән ул. – Өченчесе? Белмим әле. Ходай ир-атларга “бер, ике, өч, дүрт хатын алыгыз, дигән. Бер хатын инвалидта булырга мөмкин. Хатын-кызга хөрмәт белән карарга кирәк”.
Шушы интервьюсы вакытында Абдулманап Мәскәүдә яшәүчеләрнең менталитеты турында да әйтеп үткән. 56 яшьлек тренер Мәскәүдә бөкеләр булуга карамастан, автомобильдә йөрүне хуп күрүен әйткән. “Мондагы кайбер гадәтләр мине “үтерә”, - дигән ул. – Метрога керсәң, яшьләр колакчын киеп утыра. Хатыннар һәм балалар басып бара. Аннары башкалада бер подъездда яшәүче күршеләрнең бер-берсе белән сирәк таныш булуы аптырата. Бездә тауларда берәр хәл була калса, барлык тирә-як ярдәмгә килә...”
Абдулманап Нурмөхәмәтов – Русиянең атказанган тренеры. Ул иң уңышлы белгечләрнең берсе буларак Русиянең рекордлар китабына кертелгән. Карьерасы дәвамында Абдулманап кул-аяк көрәшләре буенча 18 дөнья чемпионы әзерләгән.