Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 ноябрь 2019, 14:30

Миллионга якын турист көтәбез

“Торатау” геопаркы елына 500 меңгә кадәр туристлар кабул итәчәк, ә тагын да ике елдан бу сан миллионга җитәр дип көтелә.

“Торатау” геопаркы елына 500 меңгә кадәр туристлар кабул итәчәк, ә тагын да ике елдан бу сан миллионга җитәр дип көтелә. 13 ноябрьдә Уфада үткән “Торатау. Инвестицияләрне бүгенгегә” түгәрәк өстәлендә шундый фаразлар яңгырады.
Чарада Торатау геопаркы белән хезмәттәшлек итәргә теләүче эшкуарлар, турбаза хуҗалары, бизнес-клуб вәкилләре катнашты.
“Түгәрәк өстәл район хакимиятләре, урта һәм кече эшкуарлык, туризм буенча дәүләт комитеты вәкилләре, зур инвесторлар җыела һәм очраша торган урынга әверелде. Башкортстан үзенең матур табигать урыннары белән дан тота. Аларны белергә генә кирәк. Әлеге вакытта 128 туристик маршрут булдырылды. Шулар тирәли инфраструктура оештырырга, урнашу, туклану объектлары белән тәэмин итәргә һәм геопарк эшләп китәчәк”, - диде “Торатау” геопаркын үстерү һәм формалаштыру буенча проект җитәкчесе Наталья Лукашина.
Әлеге вакытта геопарк территориясендә туризмны үстерү белән шөгыльләнүче кече һәм урта эшкуарлык челтәре эшли. “Киләчәктә туроператорлар челтәрен киңәйтергә һәм эшкуарлар белән геопаркның бердәм “фирменный” стилендә эш башларга планлаштырабыз”, - ди Наталья Лукашина. Ә инде табигать объектлары җимерелмәсен, тузмасын дип туристлар санын сезонга карап көйләргә планлаштыралар.
Геопарк эшчәнлегенә җәлеп ителәчәк эшкуарлар исәбенә килгәндә, Лукашина әйтүенчә, барысы да инвесторлар теләгенә бәйле булачак. Әлеге вакытта 50 эшкуар белән хезмәттәшлек итәләр. Алар урнашу, туклану объектлары, сувенир кибетләре һәм экофермалар белән шөгыльләнә.
Әле геопарк чикләре ачык кына билгеләнмәгән. Мәйданы 4362 кв. километр тәшкил итә. Җиде төп локацияне үз эченә ала – Красноусольск, Зилим, Торатау, Макарово,, Верхотор, Юрактау, Хазиново.
Читайте нас: