Көнүзәк
14 Ноября 2019, 10:56

Үлчәп саталар

Чехлар көнкүрешләренә нинди яңалыклар кертә?

Добавить в предпочтительные источники Google
Чехлар көнкүрешләренә нинди яңалыклар кертә?
Чех сәүдә компанияләре шампуньне һәр кулланучы сораган кадәр агызып сата башлаган.
Һәр кешегә күп тапкыр кулланыласы савытлар сатып бирелә. Бәясе бер евродан да кимрәк тора. Искәрмә, үз савытын күтәреп килүчеләргә шампунь бирелми. Савыт тулгач, автомат ярдәмендә кулланылыш вакыты язылган QR кодлы этикетка беркетелә.
Мондый алым пластик савытларны бер тапкыр кулланып чүпкә чыгартмау өчен кертелә, инде алты шәһәрдә гамәлдә икән. Тиздән аны Румыниянең Rossmannында да куллана башлаячаклар.
Экспертлар белдерүенчә, һәр чех гаиләсе шушы ысулга күчкән очракта, пластик савытлар елына 77 процентка кимрәк кулланылачак. Бу 5 мең тонна чүптән арынырга ярдәм итәчәк.
Кечкенә Чехиядә шул кадәр чүптән арынсалар, Русиядә бу ысул кертелсә, үз сәламәтлегебезгә зыян итүче ничәмә-ничә тонна пластиктан котылыр идек икән?
Greenpeace оешмасы да экологик бәлаләрдән фәкать озак кулланылыштагы каплар ярдәмендә генә котыла алабыз дип белдерә.
Читайте нас