Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 ноябрь 2019, 22:05

Пневмония – йогышлы чир

Башкала мәктәпләрендә пневмония чире белән авыручылар арта.

Кайбер мәктәпләрдә узган атнада ук медицина тикшерүе үткәрелде. Бу атна башыннан берничә мәктәптә, аерым сыйныфларга карантин игълан ителде. Кайбер чиновниклар моны ялган хәбәр дип ышандырырга тырыша. Әмма бүгенгесе көндә пневмония диагнозы белән дәваханәгә эләккән балаларны һәм аларның ата- аналарын нәрсә дип ышандырырга тырышалар алар.
Пневмония бик йогышлы чир. Ул бер кешедән икенчесенә төчкергән вакытта да күчәргә мөмкин. Иммунитеты какшаган, күптән түгел генә салкын тидереп, яки башка чирләрдән йончыган кешеләр тиз эләктерә.
Пневмониянең төп билгеләре- тән температурасы күтәрелә, авыру өшеп калтырана, ютәл барлыкка килә, тын алу авырлаша. Мондый билгеләр булганда, кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк.
Уку елы башында Свердловск өлкәсенең Новоуральск шәһәре мәктәпләрендә әлеге диагноз буенча күп мәктәпләр карантинга ябылган булган.
Республика сәламәтлек саклау министрлыгы мәктәпләрдә карантин кертелмәде, чирлеләр юк дип җавап бирә. Билгеле әйтемдәге кебек “Чирен яшергән үлгән”, дияргә калмагае.
Читайте нас: