Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 ноябрь 2019, 15:37

Уфада эш эзләсәң, монда кил!

Вакансияләр бик күп монда!

14 ноябрь көнне Уфада башкаланың мәшгульлек үзәгендә сәнәгать оешмаларының вакансияләр ярминкәсе узачак. Эш эзләүчеләргә инженер, водитель, грузчик, контролер, участок мастеры, кран машинисты, оператор, сакчы, эшче, мебель җыючы, механика җыючы эшләр слесаре, слесарь-ремонтчы, токарь, тракторчы һәм башка эш урыннары тәкъдим ителә.


Гадәттәгечә, ярминкәгә килүчеләргә мәшгульлек өлкәсендәге дәүләт хезмәтләренең тулы исемлеген тәкъдим ителәчәк. Боларга компьютер диагностикасы; һөнәри ориентация, һөнәри укыту, мәшгульлекнең хокукый сораулары буенча консультацияләр керә.
Ярминкә үтәсе урын – Ибраһимов бульвары, 47/1 санлы йорт. Сәгать 10нан 12гә кадәр.
Читайте нас: