Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 ноябрь 2019, 18:10

Сезгә соравым бар иде...

Кадерле “Өмет”! Минем соравым бар иде, булдыра алсагыз, җавап бирегез әле. Кан басымы белән күптән интегәм. Соңгы баруымда табиб миңа “гипертоническая болезнь, 3 стадия, степень 1, риск 4” дигән диагноз куйды. Җитмәсә, моңа “анемия” дигәне дә өстәлде. Зинһар шушы чирләр турында гәзиттә аңлатып язып чыгыгыз әле. Бик куркыныч чирләрме икән инде болар? Альфира Яппарова. Благовар, Таң.

Кадерле “Өмет”! Минем соравым бар иде, булдыра алсагыз, җавап бирегез әле.
Кан басымы белән күптән интегәм. Соңгы баруымда табиб миңа “гипертоническая болезнь, 3 стадия, степень 1, риск 4” дигән диагноз куйды. Җитмәсә, моңа “анемия” дигәне дә өстәлде. Зинһар шушы чирләр турында гәзиттә аңлатып язып чыгыгыз әле. Бик куркыныч чирләрме икән инде болар?
Альфира Яппарова.
Благовар, Таң.
Кадерле Альфира апа! Сезгә җавап итеп шуны әйтәсе килә: өченче дәрәҗә кан басымы (дүртенче хәвеф төркеме) авыруы даими табиб контролендә булуны таләп итә ди белгечләр. Чирнең җитди стадиясе куелган очракта медицина препаратлары даими кабул ителә һәм яшәү рәвешен үзгәртү кирәгәчәк. Табиб кушканнарны төгәл үтәп яшәгәндә, авыруның хәлен тотрыкландырырга мөмкин.
Анемиягә килгәндә, бу чир бүген күп кешеләргә куела. Аны, икенче төрле әйткәндә, азканлылык диләр. Ул канда гемоглобин дәрәҗәсе кимү процессында барлыкка килә.
Анемия –үзаллы чир түгел, ә икенчел авырулар исәбенә керә. Ул һәрвакытта да икенче бер төп чирнең билгесе булып тора. Аны берничә төргә бүләләр. Анемиянең билгеләре: тиз ару, даими йокы килү, колакта шаулау, тын җитешмәү, организмдагы лайлалы тышчаларның һәм тән тиресенең төсе үзгәрү.
Бу чирләрнең үзенчәлекләре һәм аларны дәвалау ысуллары турында без“Сихәт”нең киләсе саннарының берсендә табиб белән әңгәмә эшләрбез.
Читайте нас: