Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 ноябрь 2019, 21:05

Радий Хәбировның командасына югары бәя бирделәр

Төбәк җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча Кремльдә рейтинг төзегәннәр.

Төбәк җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча Кремльдә рейтинг төзегәннәр. Бу исемлектә Башкортстан алдынгылар рәтенә эләккән дип яза “Ведомости”.

Рейтинг нәтиҗәләре белән Русия Президенты хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко таныштырган. Бу рейтинг халыкның Президентка һәм төбәк җитәкчеләренә ышаныч белдерү күрсәткече, шулай ук узган сайлауларның нәтиҗәсе нигезендә төзелгән. Башкортстан, шулай итеп, Чечен республикасы, Тула һәм Курск өлкәләре белән беррәттән, лидерлар исәбенә кергән.
Сергей Кириенко әйтүенчә, губернаторларның эшчәнлеге ачыклык, тыйнаклык, ихласлык һәм контроль итә белү принципларына таянып алып барылырга тиеш. Шуларны күзаллап, Башкортстанда гражданнарның анык проблемаларына власть органнарының тиз арада җавап бирү системасы эшчәнлеге югары бәяләнде. Ә бу система, билгеле булуынча, Радий Хәбиров башлангычы белән булдырылган иде. Һәм аны халык белән бәйләнеш булдыруның төбәкләр арасындагы яхшы үрнәге дип атадылар.
Әйткәндәй, “Инцидент” аша республикада яшәүчеләр күбрәк начар юллар торышына, торак-коммуналь хуҗалыгына һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы проблемалар белән мөрәҗәгать итә.
Читайте нас: