Гафури районы прокуратурасы суд аша Красноусольский авылындагы балалар бакчасын ябуны таләп итте. 2017 елдан алып көн саен 280 бала, үз гомерләрен хәвеф астына куеп, балалар бакчасына йөргән.
Прокуратураның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2 ел элек балалар бакчасы бинасын белгечләр өлешчә куллануга яраксыз дип таба – бакчаның нигезе һәм аны тотып торучы төп конструкцияләр начар хәлдә була.
“Бинаның бу өлешен куллану чикләнә, ә җирле властьларга һәм белем бирү учреждениесенә капиталь ремонт ясарга киңәш ителә. Әмма чиновниклар бу тәкъдимне исәпкә алмый”, - диләр республика прокуратурасында.
Соңрак тикшерү балалар бакчасының тулысынча файдалануга яраксыз булуын ачыклый, янгын хәвефсезлеге таләпләре һәм санитар-эпидемиологик нормалар да бозылган.
Суд балалар һәм прокуратура ягында – балалар хәвефсез шартларда тәрбияләнергә һәм белем алырга тиеш. Әле исә суд карары үз көченә кермәгән.