Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 ноябрь 2019, 17:25

Туган телдән имтихан бир!

Сорау: Без Уфаның Затон бистәсендә яшибез. Кызыбыз 8нче сыйныфта укый, бик яратып татар телен өйрәнә. Аңа 9 сыйныфта ОГЭ тапшырган вакытта татар теле һәм әдәбиятын сайларга була дигәннәр. Бу дөресме?

Сорау: Без Уфаның Затон бистәсендә яшибез. Кызыбыз 8нче сыйныфта укый, бик яратып татар телен өйрәнә. Аңа 9 сыйныфта ОГЭ тапшырган вакытта татар теле һәм әдәбиятын сайларга була дигәннәр. Бу дөресме?

Җавапны башкаланың 4 санлы урта мәктәбенең укыту буенча директор урынбасары Гөлшат Гәйдәни кызы Шәйнурова һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Ирек кызы Хуҗиналар бирә.

9 сыйныф чыгарылыш укучылары төп дәүләт имтиханын дүрт предметтан тапшыралар. Шуларның икесе мәҗбүри предмет: математика һәм рус теле. Калган ике имтиханны укучы үзе 12 предмет арасыннан сайлап алырга хокуклы.

Туган телен өйрәнгән укучылар төп дәүләт имтиханын биргәндә туган тел һәм әдәбият предметын сайлый ала. Имтихан ике формада үткәрелә:

-укыту рус телендә алып барылган мәктәп укучылары өчен диктант;

-укыту туган телдә алып барылган мәктәп укучылары өчен изложение.

Уфа шәһәренең 4нче мәктәп чыгарылыш укучылары имтиханны диктант формасында тапшыралар.

Имтиханның үткәрелү формасы түбәндәгечә: укучыларга текст ике тапкыр укыла. Беренче укудан соң текстны аңлар өчен вакыт бирелә. Соңыннан текстны яңадан укыйлар. Текст укылып беткәч, диктантны яза башлыйлар. Имтихан 1 сәгать дәвамында бара.

Соңгы уку елларында туган (татар) тел һәм әдәбияты, туган (башкорт) тел һәм әдәбияты предметлары безнең мәктәп укучылары тарафыннан еш сайлана. Бу предметлардан имтихан бирергә теләгән укучылар саны елдан-ел арта бара. Мәсәлән, 2017-2018 уку елында 20 укучы сайласа, 2018-2019 елында 33 укучы сайлап алды.

Нәтиҗәләр дә куандырырлык: өлгереш – 100 процент, сыйфат 100 процент тәшкил итә. Мондый зур уңышларга ирешүдә укучыларның туган телне зур тырышлык белән өйрәнүләре һәм укытучылар тарафыннан эшне дөрес оештыру, дәресләрне нәтиҗәле һәм кызыклы итеп укыту тәҗрибәсе дә алып килә.
Читайте нас: