Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 ноябрь 2019, 15:25

Таксистлар бәйгесенә безнекеләр бардымы?

Иң яхшы такси водительләре арасында конкурс үткәрелгән, дип ишеттек. Анда безнең якташлар катнаштымы?

Иң яхшы такси водительләре арасында конкурс үткәрелгән, дип ишеттек. Анда безнең якташлар катнаштымы? Җиңүчеләр арасында якташ егетләребез бармы?
Әйе, Сочи шәһәрендә “Русиянең иң яхшы такси водителе-2019” икенче Бөтенрусия конкурсы үтте. Анда безнең таксистлар да катнашты һәм Уфа егете Альберт Дусеев почетлы өченче урынны биләде. Альберт финалда ут күршебез Татарстаннан таксист кыз Луиза Бадреева һәм Чувашстаннан таксист егет Артур Михайловтан бераз гына калышты.
Конкурста катнашучылар финалда берничә сынау үтте: болар – теория, тиз йөрешле маневрлар, пассажирларны һәм багажны машинага салу төшерү, иҗади конкурс. Соңгысында Альберт Дусеев Башкортстан башкаласында такси водителенең тормышы турында юмористик номеры белән барча халыкны гаҗәпләндерде.
“Конкурсны оештыруда иң мөһиме – такси водительләренең үзләренең эшен яратуын һәм иң яхшылар рәтендә булырга омтылышын күрү”, - ди төбәкләрдә такси хезмәтен үстерү буенча РФ Җәмәгать Советы рәисе Ирина Зарипова.
“Русиянең иң яхшы такси водителе” конкурсын икенче тапкыр үткәрделәр. Үткән елда Санкт-Петербургта яшәүче Андрей Черның җиңүче булган иде. 2018 елда таксистлар бәйгесенә 18 төбәктән конкурсантлар җыелган иде, быел – 28 төбәктән. Киләсе елда бәйгене оештыручылар таксистларның 50 төбәктән килүен көтә.
Читайте нас: