Җавап: Күп кенә чит ил препаратлары белән безнең илдә эшләнгәннәренең составлары бертөрле. Ә хакларын искә алсаң, аларныкы күпкә кыйммәтрәк. Состав шул ук, әмма чит илнекендә препаратның коммерция исеме бирелә. Мәсәлән, аспиринның гына да 75 төрле (!) сәүдә исеме бар. Моңардан тыш, аспиринның күпчелеген яшь аермасы буенча кулланырга кирәк.