Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 ноябрь 2019, 15:50

Кеше үз-үзенә чокыр казыймы?

153 илдән халыкара галимнәр төркеме, аның эченә Русия дә керә, әгәр углекислы газ калдыкларын чыгарып ташлауны киметү буенча чаралар кабул ителмәсә, кешелек дөньясын котылгысыз рәвештә “тасвир итеп бетереп булмаслык газаплар” көтә дип белдерә.

153 илдән халыкара галимнәр төркеме, аның эченә Русия дә керә, әгәр углекислы газ калдыкларын чыгарып ташлауны киметү буенча чаралар кабул ителмәсә, кешелек дөньясын котылгысыз рәвештә “тасвир итеп бетереп булмаслык газаплар” көтә дип белдерә.
Бу турыда бәян ителгән документка 11258 климатолог, биолог, геолог, океанолог һәм фәннең башка өлкәләре белгечләре кул куйган. Анда кешенең биосферага зур йогынтысы турында кисәтелә. Тикшеренүчеләр нәтиҗәләре 40 еллык тикшеренүләргә нигезләнгән. Галимнәр бу вакыт эчендә температура, энергияне файдалану, урманнарның сирәкләнү тизлеге, поляр боз массалары, углерод бүлеп чыгару, халык саны артуы параметрларын тикшергән.
Галимнәр кешелек дөньясын гадәттән тыш климат хәл-торышы, кеше йогынтысын йомшарту юлларын билгеләүне үзлзәренең изге бурычы дип саный. АКШның Орегона штаты университетының экология буенча профессоры Уильям Риппл сүзләре буенча, күп белгечләр күзаллавына караганда климат үзгәреше күпкә тизрәк бара һәм кешеләр әлегә бу кризисны җиңә алырлык хәлдә түгелләр.
Шуңа күрә галимнәр казылма ягулыкны башка энергия чыганаклары алмаштырырга, һавага метан, гидрофторуглерод, корым кебек пычрак калдыкларны чыгаруны киметү, урманнарның экологик системасын тергезүне, терлек продуктларын азрак кулланырга, азык-төлек калдыкларын чүпкә ташлауны кимтергә (аларының чирек өлеше ташлана), халык саны артуын тотрыкландырырга (дөньяда халык саны көн саен 200 мең кешегә арта) киңәш итә.
Читайте нас: