Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 ноябрь 2019, 00:27

Исемен “Уфа” дип кушканнар

Санкт-Петербург шәһәрендә “Адмиралтейские верфи” заводында берьюлы ике су асты көймәләре төзелешенә нигез салдылар.

Бүген, 1 ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә “Адмиралтейские верфи” заводында берьюлы ике су асты көймәләре төзелешенә нигез салдылар.
Русия хәрби диңгез флоты баш командующие адмирал Николай Евменовка сылтанып, ТАСС 636.3 проекты төзелешендә аларның арытаба кулланылышын да исәпкә алачакларын хәбәр итә. “Уфа” һәм “Магадан” дип исемләнгән су асты көймәләре Ерак Көнчыгышка юл алачак.
“Хәрби моряклар һәм кораблар төзүчеләр өчен берьюлы ике су асты көймәләренә нигез салу уникаль чара булып тора. Бу заводның мөмкинлекләрен һәм атом-төш булмаган су асты көймәләре серияле төзелешенең җайга салынганлыгын аермачык күрсәтә”, - ди “Адмиралтейские верфи” заводы генераль директоры Александр Бузаков.

636.3 проектын өченче буын дизель-электрикалы субмариналар төренә кертәләр. Мондый су асты көймәләре 52 кеше сыйдырышлы, 45 тәүлеккә кадәр су астыннан чыкмыйча автономияле рәвештә йөзә ала. Судно 300 метр тирәнлеккә кадәр су астына төшү мөмкинлегенә ия.
Югарыда язылганнарга өстәп шуны да әйтми мөмкин түгел: әлеге су асты көймәләрендә “Калибр-ПЛ” канатлы ракеталар урнаштырылган.




Читайте нас: