Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 ноябрь 2019, 13:59

Тагын 47 автобус!

Бу "Нефаз" салоннары 105 кеше сыйдырышлы.

Бүген “Башавтотранс” ДУП автопаркы 47 яңа “Нефаз” һәм “Лиаз” маркалары автобуслары белән тулыланды.

Аларның 44е Уфа, Нефтекаманың шәһәр маршрутларында йөриячәк. Яңа автобуслар ачкычларын водительләргә республика Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды. Төбәк җитәкчесе арытаба да “Башавтотранс”ка пассажирлар йөртү өчен уңайлы һәм комфортлы автобуслар сатып алуны дәвам итәчәкбез, диде. Радий Хәбиров автобус водительләренә җиңел булмаган хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм юл-транспорт аварияләресез йөрүләрен теләде.


“Башавтотранс”ның генераль директоры Надир Сәмиев сүзләре буенча, алар башкаланың нык тулышкан һәм популяр маршрутларына чыгачак, ул маршрутларда башкала пассажирларның 60% йөртелә. Радий Хәбировка автобусларның салоннарын гына түгел, автобусларда урнаштырылган һәм тукталышларда да куелачак яңа мәгълүмат таблоларын да күрсәттеләр. Таблолардан теге яисә бу маршрутның килеп җитүен күзәтергә була, “бегущая строка” башка күп файдалы мәгълүмат та бирә.


Уфа хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Хөсәенов быел Уфада яңа 106 яңа тукталыш павильоннары куелачак дип хәбәр итте. “Акыллы тукталыш”лар җәмәгать транспорты килеп җитүне күрсәтүче электрон таблолар, бушлай Wi-Fi зонасы, USB-порт, “хәвефле төймә”, гадәттән тыш хәлләр хакында хәбәр бирер өчен мегафон белән җиһазландырылачак.


“Нефаз” салоннары 105 урынлык, 4 җылытучы корылма белән җиһазландырылган, кыш алдыннан бу аеруча актуаль. Транспорт чарасында автобус идәне дәрәҗәсен көйләүче система, бер инвалид кәнәфие өчен махсус урын да бар. Автобус тахограф һәм ГЛОНАСС навигация системасы белән җиһазландырылган.

“Яңа машина алу һәрчак куанычлы ул. Биредә пассажир һәм водитель уңайлылыгы өчен бар да эшләнгән. Автобуста җылы, электрон указатель аша пассажир тукталышлары хакында белеп була, анда хәтта һава температурасы һәм салон эчендәге температура күрсәтелә”, - ди 69 маршрут водителе Настя Дудоладова.
Читайте нас: