Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 октябрь 2019, 01:31

Благовещен мэры вакытыннан алда эшеннән китә

Башкортстанда Благовещен шәһәре мэры отставкага җибәрүләрен сораган.

Благовещен шәһәре башлыгы Рөстәм Бадыкшанов үз теләге белән отставкага җибәрүләрен сораган. Шәһәр Советы депутатлары аны кабул иткән.


“Бүген шәһәр Советы депутатлары минем отставканы кабул иттеләр һәм хупладылар. Шушы еллар эчендә бергә эшләргә туры килгән һәркемгә рәхмәт әйтәм, – диде ул үзенең эштән китүе турында хәбәр итеп. – Яшермим, эштә төрле чаклар булды һәм мәсьәләләрне барысын да хәл итеп булмады. Ләкин без тәнкыйтьне дә, хуплау сүзләрен дә игътибарга алып эшләдек. Нәрсәнедер үзгәртергә вакыт. Шәһәр хакимиятенең яңа башлыгына уңышлар телим”.


Рөстәм Бадыкшанов Благовещен шәһәре мэры вазифасында 2008 елдан алып эшләде.
Читайте нас: