Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 октябрь 2019, 13:33

Вице-премьерларның нәрсә өчен җавап бирәчәкләре билгеле булды

Башкортстан хөкүмәтенең җиде вице-премьеры нәрсә өчен җавап бирәчәк?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәтнең җиде вице-премьеры нәрсә өчен җавап бирәчәкләрен хәбәр итте.


Рәиф Абдрахимов – төзелеш һәм архитектура, транспорт һәм юл хуҗалыгы, мәдәни мирас объектларын саклау;

Борис Беляев – торак-коммуналь хуҗалыгы, табигатьтән файдалану һәм экология, торак төзелешенә күзәтчелек, тарифлар мәсьәләләре;

Ленара Иванова – хезмәт, гаилә һәм халыкны социаль яклау министрлыгын җитәкли, сәламәтлек саклау, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре, мәҗбүри медицина страховкалавы мәсьәләләре;

Рөстәм Моратов – икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгын җитәкли, цифралы үсеш, эшкуарлык, туризм һәм тышкы икътисади бәйләнешләре мәсьәләләре;

Ирек Сәгыйтов – яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, гадәттән тыш хәлләр һәм юстиция эшләре буенча

Илшат Фазрахманов – авыл хуҗалыгы министрлыгы, урман хуҗалыгын җитәкли, ветеринария, үзйөрешле машиналар тармагы;

Фәнүр Ягафаров – мәгариф, фән, мәдәният, матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы өчен җаваплы.


“Минем карашка, без кадрлар сәясәтен дәвам итүне сакладык. Бу үсешкә юнәлешне күз уңында тотып эшләнде. Безнең алда зур бурычлар. Бу эш хөкүмәте булачак”, – диде Радий Хәбиров.


Читайте нас: