Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 октябрь 2019, 15:00

Европага язлар иртәрәк киләме?

Швеция һәм Шотландия галимнәре климат үзгәреше язгы тукландыруга һәм язгы ташкын башлануына йогынты ясап, Европа елгаларындагы су режимын бозуын ачыклаган.

Швеция һәм Шотландия галимнәре климат үзгәреше язгы тукландыруга һәм язгы ташкын башлануына йогынты ясап, Европа елгаларындагы су режимын бозуын ачыклаган. Бу исә азык-төлек хәвефсезлегенә һәм биотөрлелеккә куркыныч белән яный ди галимнәр.Тикшеренүчеләр, 1960 нчы еллардан алып, Европаның төрле районнарында ташкыннар һәм көндезге температура турында җыелган мәгълүматларга анализ ясаганнар.Чынбарлыкта һава температурасы күтәрелгән мәлдәге үсемлекләр үсешен стимуллаштырган вегетация чоры акрынлап ел башына күчә башлаган. Шул ук вакытта үзәк һәм көнчыгыш Европада ташкыннар соңга калып башлана башлаган.Шулай итеп, ташкыннар яшь үсемлекләрне, зур агачлар белән бергә юк итеп, вегетация чорында ешрак була башлаган. Бу хәл кыргый хайваннарның туклану чыганакларын җимерә һәм үткән елларда ташкын кагылмаган яңа участокларның су басуына булышлык итә. Моннан тыш авыл хуҗалыгы җирләренә зыян салып һәр елны елга ярлары да үзгәрә башлаган.
Читайте нас: