Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2019, 14:16

Байкал акчаларын урлап бетергәннәр

Русия Дәүләт думасы Русия Тикшерү комитетыннан Байкал күлен тазарту өчен бүленгән 5,9 миллиард сум акчаны файдалану нәтиҗәлелеге буенча Иркутски өлкәсе хөкүмәте һәм “Росгеология” предприятиесенең эшчәнлеген тикшерүне сораган.

Русия Дәүләт думасы Русия Тикшерү комитетыннан Байкал күлен тазарту өчен бүленгән 5,9 миллиард сум акчаны файдалану нәтиҗәлелеге буенча Иркутски өлкәсе хөкүмәте һәм “Росгеология” предприятиесенең эшчәнлеген тикшерүне сораган.
Дәүләт думасының экология буенча комитеты җитәкчесе Владимир Бурматов акчаларның бетүе, ә күлне тазарту буенча бернинди эшләр эшләнмәвен белдерә.
Байкал целлюлоза-кәгазь комбинатының калдык-постыкларын юк итү өчен акчалар 2017 елның декабрендә бүленгән булган. Шулай булуга кармастан Байкал күле буенча хәлләр һаман да кискен булып кала бирә. Дәүләт контрактын башкаручыларны “Мошенниклык кылу”, “Үзләштерү һәм исраф итү”, шулай ук “Битарафлык” җинаять маддәләре буенча тикшерүләр көтә.
Октябрь башында Байкал һәм Куршская коса ярлары тәмәке төпчекләре һәм кавырсыннар белән чуарланган булуы турында хәбәрләр булган иде. Экологлар билгеләвенчә, яр буйларында иң еш очраган чүп-чарлар — пластик шешәләр.
Ник безнең илдә җылы кәнәфи биләп утырган түрәләр урлашу, акча үзләштерү җаен гына карап тора? Гади халык түгел бит, шундый комсыз җитәкчеләр күрәләтә ил икътисадына зыян сала. Намуслы чиновникларны көндез чыра яндырып эзләсәк тә таба алмабыз микәнни хәзер?!.
Читайте нас: