Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 октябрь 2019, 17:37

Тәгәрмәчең кая тәгәрәде?

Планетаның сулышы, экология торышы елдан-ел катлаулана. Шул сәбәпле, без, кешеләр, үзебез китереп чыгарган чүп күләменнән тиздән, бик тиздән тончыгачакбыз.

Планетаның сулышы, экология торышы елдан-ел катлаулана. Шул сәбәпле – без, кешеләр, үзебез китереп чыгарган чүп күләменнән тиздән, бик тиздән тончыгачакбыз.
Шуңа карамастан, күп очракта бу хакта тирәннән уйланмыйбыз. Яшәгән җиребезнең матурлыгы, экология мәсьәләләре бөтен кешеләрне дә борчымаса да, күпләр өчен ят проблема түгел ул.
Без, журналистлар да, кулдан килгәнен эшләргә тырышабыз – акцияләрдә, экологик өмәләрдә катнашабыз, төрле катлам укучылар арасында аңлату эшләре алып барабыз. Тик адым саен яңа проблемаларга юлыгып торабыз. Мәсәлән, түбәндәге мисал.
“Чанаңны җәй әзерлә!” дигәнне уйлап, бер яшь кеше машинасына кышкы тәгәрмәчләр кидертү өчен шиномонтаж остаханәсенә мөрәҗәгать итә. Менә шунда ул моңарчы хәл итәргә туры килмәгән мәсьәлә белән очраша –яраксыз булып чыккан иске көпчәкләрне кая куярга.
Бу шиномонтаж ноктасында утильләштерү каралмаган булып чыга. Кая куярга соң дигән соравына каршы шиномонтаж хуҗасы: “Кая булсын, якын-тирәгә урманга. Яки чүплеккә ыргытасыз да, таясыз”, – дип җавап бирә.
Автомобиль паркының тиз үсүе һәм аның нык киң кулланылышы күп чүп чыгаруга да сәбәпче. Экспертлар белдерүенчә, елына Русиядә бер миллион тонна резин көпчәк чүпкә чыгарылса, Башкортстан буенча ул якынча 30 -35 мең тонна тәшкил итә.
Еш кына аларны утильләштерү эше полигоннарда өеп кую яки күмеп кую белән чикләнә. Тик тегесе дә, монысы да экология проблемасын хәл итми. Мәгълүм булуынча, резин көпчәкләрнең функциясе зур, җаваплы, шул сәбәпле аларны бик чыдам итеп ясыйлар. Җиргә күмелгән менә шундый резин көпчәк таркалсын өчен 150 елдан артык вакыт кирәк (консерва банкасы 70 ел чери).
Бердәнбер экологик хәвефсез ысул – ул көпчәкләрне сәнәгатьтә кабат эшкәртү!
Башкортстанда бу юнәлештә хәлләр ничек тора соң?
Чынлап та, бөтен каты калдыкларны эшкәртү турында дәүләт югарылыгында карарлар кабул ителә. 2024 елга кадәр гамәлгә ашырыласы күп миллионлык милли проектларның берсе булган “Экология” юнәлешенә быел Башкортстанга 7 млрд сум акча бүленгән. 2024 елга кадәр бу юнәлештә безгә, 41,9 млрд сумны файдаланып, экологияне гөл-чәчәк итеп куярлык мөмкинлек бирәләр. Бөтенрусия буенча, 4 трлн сумны үзләштереп, бөтен законсыз чүплекләрне бетереп, чүп эшкәртүче яңа корылмалар төзеп куярга тиешбез. Бу мәгълүматларны мин милли проектлар сайтыннан алдым. Ә калган сораулар буенча җаваплы кешеләргә шалтыратып, шушы эшләрнең агышы белән кызыксынырга тырыштым. И шалтыраттым, и шалтыраттым... Ләкин еш кына шулай булганча, ишетүчене табуы авыр булды. Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында да, Дәүләт Җыелышы–Корылтай комитетында да тәгаен җавап бирүче булмады әлегә. Барысы да бер-берсенә сылтанып, туры җаваптан таешты. Унбишләп телефон номеры “бүләк иттеләр”. Ахырда мин бу шалтыратуларга сарыф ителгән вакытымны уйлап, чын күңелдән үкендем.
Моннан биш ел элек Корылтайда узган бер утырышка гәзит хәбәрчесе буларак чакырылган идем. Анда резин көпчәкләрне эшкәртү турында эшлекле генә фикерләр белдергән оешма җитәкчеләре чыгыш ясады. Шул көнне берничәсенең визит карточкасын алган идем. Менә кирәге чыкты. Ул кешеләрнең берсе резина эшкәртү эшен алып баручы җаваплылыгы чикләнгән “РосПромШина” оешмасының генераль директоры Валерий Федорович Алеев.
Бу оешма көпчәкләрне җыю, ташу, зарарсызландыру, I- IV класс калдыкларны хәвефсез урнаштыру, автошиналар һәм резина-техник әйберләрне эшкәртү белән шөгыльләнә.
–2014 елда Корылтайда киңәшмәдә ничек сөйләшкән булсак, берни үзгәрмәде. Утырышка бик теләп чакырганнар иде. Проблеманы ачыктан-ачык ярып салдым кебек, тик утырыштан соң мине “оныттылар”. Кулланылган тәгәрмәчләр белән эш итү системасы җайга салынмаган әле. Без тәкъдим иткән вариантлар үтмәде. Бүгенге көндә Уфада килешүләр төзү өметебез бар. Шәхси формада мөрәҗәгать итүчеләр юк. Уфаның трамвай-троллейбус идарәлеге һәм Ерак Себердә вахта ысулы белән эшләүче оешма белән килешү төзедек. Бәләбәйнең “ЭкоНива” оешмасы матур гына эшли. Аерым оешмалар коммерция ысулы белән эшли башлады. Әмма ләкин бу шиномонтаж хуҗалары кулланылыштан чыккан тәгәрмәчләрне утилизациягә дигән булып акча түләтеп алып калсалар да, аның бик аз күләме кабат эшкәртүгә барып җитә. Калганын кая туры килә, шунда ташлыйлар. Полигоннарга түгәләр, чүплеккә ташлыйлар да, өстен ТБО белән каплап калдыралар. Һәркемгә табыш, табыш, табыш кына кирәк. Үз фикерләремне Республика Башлыгына илтеп җиткерергә телим. Мине, фикердәшләремне ишетер дип ышанам.
Чираттагы әңгәмәдәшем шушы экологик һәм социаль юнәлештә эшләүче җаваплылыгы чикләнгән “Вертикаль” оешмасы генераль директоры Савченко Евгений Петрович булды.
–Бу мәсьәлә бездә мегапроблема бит, – диде Евгений Петрович сүз асылына төшенү белән. –Бездә резина эшкәртү 10- 20 проценттан артмый. Шәһәр буенча яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек туып торган шиномонтаж остаханәләре моның белән кызыксынмый. Хәлбуки, бу җаваплылыкны аларга бурыч итеп кую дөрес булса да, шөгыльләнүче юк. Без кабат эшкәрткән әйберләр бик соратыла торган товар, ләкин әле һаман да тиешле килешүләр төзү системасы җитәкчелек тарафыннан корып җиткерелмәгән.
Нефтекама шәһәрендәге “Триумф” җаваплылыгы чикләнгән оешма җитәкчесе Нәфис Зәки улы Корбанов белән телефон аша сөйләшеп, тулы мәгълүмат алу бәхетенә ирештем.
– Без 2011 елдан башлап резина көпчәкләрне эшкәртү белән шөгыльләнәбез. Ул вакытта Башкортстанда без беренче, Русия буенча дүртенче оешма булдык. Төп максатыбыз – экологик хәвефсезлекне тәэмин итү. Арзан һәм югары сыйфатлы икенчел чимал җитештерәбез.
Бу табигать байлыкларын саклап калуда зур ярдәм. Әлеге вакытта “Башкортстан сода компанияләре”, “Север РМТранспорт”, УМЗ оешмалары белән килешү нигезендә эшлибез. Учалыда зур кабул итү пунктыбыз эшли.
Бу бик зур чыгымлы эш. Резинаны кабат эшкәртү өчен күп энергия сарыф ителә. Көпчәкләрне безгә китереп, тоннасын 1200 сум белән тапшыралар. Ә гади кешеләрдән бушка кабул итәбез. Исәпләр буенча, безгә шул 30-35 тонна иске көпчәкләрнең 10% килеп җитә, шуны эшкәртәбез. Ә калган 90 проценты кая соң? Безнең оешмалар чимал белән тәэмин ителмәгән. Кешеләрнең психологиясе шундый – каядыр илтеп, акча түләп тапшырып йөргәнче, ташлавы җиңелрәк дип уйлыйлар. Бу эшне җайга салып, тапшыруны мәҗбүри бурыч ясарга кирәк. Күп оешмалар эшкәртү булмаган оешмалар белән килешүләр төзеп ялгыша. Төп бурыч – резина-техник эшләнмәләрдән котылу уе гына булмасын иде. Заманча технологияләр ярдәмендә эшкәртеп, буяп бик матур эстетик формага кертелгән бу чималдан спорт мәйданнарына, балалар мәйданчыкларына җәю өчен бик кирәкле, тән җәрәхәтеннән саклаучы япмалар әзерлибез. Бу чимал нефть сәнәгатендә һәм кабат тәгәрмәчләр әзерләүдә дә кулланыла. Табигать ярдәмгә мохтаҗ!
Менә шундый фикерләр ишеттем һәм сезгә җиткердем.
Шиномонтажларда хәзер аеруча кайнар вакыт. Менә хәзер иске тәгәрмәчләрне урманнарга, паркларга, яшел зоналарга, сулыкларга, теләсә-кайда аеруча күп ташлап китәчәкләр. Сораштырган танышлардан берсе “Авито” аша саттым дисә, калганнары кем кая куя, тапшыру җайга салынмаган дип борчылалар. Ә бездә икътисадны нәкъ шул юнәлештә үстерүче оешмалар санаулы булса да, бар бит. Бу эшчәнлек Радий Фәрит улы Хәбировның март аенда биргән күрсәтмәләренә ярашлы, югыйсә. Оператив утырышта төбәк башлыгы балалар шәһәрчекләрендәге мәйданнарны йомшак катлам белән тәэмин итәргә боерды. Ул көнне Радий Хәбиров ТКХ министрына: “Бу катламнарны без республикадан читтән сатып алмаслык итеп җитештерү базасын булдыру сезнең бурычыгыз!” –дигән иде.
Кадерле гәзит укучы дуслар, зинһар, машина көпчәкләрен сулыкларга, табигатькә зыян китерер җирләргә ташламагыз! Болай иткәндә ул гамәлебез үзебезгә проблема булып кайтачак. Иң яхшы юл – аларны кабат эшкәртүгә тапшыру. Әгәр тәкъдимнәрегез булса, безгә языгыз, без ул министрлыкларга барыбер үтеп керербез, фикерегезне җиткерербез.
Читайте нас: