Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 октябрь 2019, 15:43

“Реклама – сәүдә двигателе”

Бүген, 23 октябрьдә – Русиянең реклама белән бәйле барлык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Ә реклама өлкәсендә күп һөнәр ияләре хезмәт итә: реклама ясаучылар, пиар белгечләре, маркетологлар, реклама менеджерлары. Бу бәйрәм 1994 елдан башлап билгеләнә.

“Реклама” сүзе латин теленнән алынган: “reclamare”, ягъни “кычкыру”, “кычкырып чакыру”. Элек-электән сәүдәгәрләр үз товарларына игътибарны кычкырып чакырып җәлеп иткәннәр. Ни дисәң дә, теләсә нинди вакытта да рекламаның төп максаты бер үк: товарны конкурентлар арасында аерып күрсәтү һәм сатуны арттыру.
Бүгенге рекламага килгәндә, аның катлаулы өлкә булуын ассызыкларга кирәк. Товарларны һәм хезмәтләрне күтәрү, күрсәтү, алга чыгару өчен бик зур күләмдә акчалар сарыф ителә.
Форсаттан файдаланып, гәзитебезнең реклама бүлегендә эшләүче хезмәттәшебез Каспранова Ләйсән Фәнил кызын һөнәри бәйрәме белән тәбриклибез! Уңышлар!
Читайте нас: